menu
person

09:15
Яшәсен Театр!
Бүген 27 март - Халыкара театр көне! Районыбызның барлык сәхнә осталарын, үзләрен шушы өлкәдә сынаучылар һәм Күгәрчен авыл мәдәният йортының " Умырзая" татар халык театры артисларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезгә яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз!
Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театрда хезмәт иткән һәркемгә якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез! Киләчәктә дә изге юлдан тайпылмыйча, матур, үзенчәлекле әсәрләр тудырып, халкыбызга хезмәт итәргә язсын!

Авылыбызда театр сәнгатен яратучы халык яши.

Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.

Театр көне белән, дуслар!
Яшәсен Театр!

Просмотров: 147 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar