menu
person

22:51
"Яшәсен жирдә туган тел"
Анам теле - телләр теле,
Милләтемнең - бердән бере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере.
Татар кызы,татар уллары без,
Саклыйк,яклыйк ,туган илебезне,
Без көч биреп яшәтергэ тиеш,
Җандай газиз туган телебезне.

Бүген 21 нче февраль халык-ара Туган тел көне. Шул унайдан мәдәният йортында китапханә белән берлектә мәктәп укучылары һәм "Ак калфак" фольклор ансамбле белән "Яшәсен жирдә туган тел" - дип исемләнгән интеллектуаль уен бәйге оештырдык. Бәйгедә дүрт команда катнашты. Бәйгенен максаты зур ачышлар ясау түгел, ә балаларның туган телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү иде. Сораулар бирелде, табышмаклар, тиз әйткечләр, мәкалләр әйтелде, шигырьләр сөйләнде. Балалар бик теләп катнаштылар,җавапларын тулы итеп бирергә тырыштылар. Ветеран татар теле укытучысы Нигмәтулла Хамидулла улы балаларга татар телендә күп укырга,матур итеп туган телебездә сөйләшергә кирәклеге хакында сөйләде. Туган телдә күп китап укучыларга үзенең китабын бүләк итте.

Бәйге " Туган тел"җыры белән тәмамланды. Бәйрәмдә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бергә - бергә эшләргә язсын.

Просмотров: 37 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar