menu
person

09:14
Халык–ара гаилә көне
Илле еллар гомер иткәнсез сез,
Алтын Туйга барып җиткәнсез.
Андый Туйлар хәзер сирәк була,
Сез бәхетле кеше икәнсез.

Халык–ара гаилә көне уңаеннан Күгәрчен авыл мәдәният йортында “Алтын туй” бәйрәме үтте.
"Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә", - дигән бер акыл иясе. Күгәрчен авыл биләмәсендә озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр бик күп. Быел барлыгы дүрт пар үзләренең алтын туйларын билгеләп үтте.

Фәридә һәм Зиннур Курбанаевлар, Минехан һәм Мөнирә Искандаровлар, Зөлфия һәм Самат Фахретдиновлар,
Рәйсә һәм Валерий Корневлар.

Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Бер-берегезнең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.
Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә!

Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.

Ярты гасыр куллар кулда,
Атлыйсыз тормыш буйлап…
Бәхет-шатлык алып килсен,
Алда үтәсе юллар.
Бриллиант, тимеренә дә,
Килеп җитәрсез, Иншаллаһ!
Безнең шушы теләкләргә,
Барысы да кушыла…

Просмотров: 80 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar