menu
person

10:38
Нәүрүз - язгы бәйрәм
Күгәрчен авыл мәдәният йортында "Ак калфак" ансамбле белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф - гадәтләрен белеп үссеннәр дигән ният белән "Хуш киләсең Нәүрүз" бәйрәме үткәрдек. Балалар белән төрле уеннар уйнап, җырлап, биеп, яз турында шигырьләр сөйләп,учакта пешкән ботка, самавыр чәе, тәмле коймаклар белән сыйланып каршы алдык. Бәйрәм илебезгә тынычлык, игеннәрнең мул уңыш бирүен, куанычлы язлар килүен теләп кошларга җим сибү белән тәмамланды.

Милли бәйрәмнәр киләчәктә дә онытылмасын балаларыбыз татар телен, милли бәйрәмнәрне белеп үссеннәр.

Просмотров: 42 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar