menu
person

19:09
Самовар бәйрәме үтте
5 январь Күгәрчен авыл мәдәният йортында самовар бәйрәме үтте. Күңелле ярышлардан соң бергәләп самовар чәе белән сыйландык.


Өстерәп алып чыгардым мин аны колагыннан,
Инде бик карт самоварны, әнкәйнең чоланыннан...
Әйбәтләп юып агарткач, узәгенә ут яккач,
Тотынды ул көйләргә, яшь чакларын сөйләргә:

"Танымадым сине"-ди," Олыгаеп киткәнсең...
Синең белән күрешкәнгә, күпме вакыт үткән соң?
Ничә бала, минем янда, гөрләп утыра иде...!?
Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем...

Чәйләремне, барыгыз да, яратып эчә иде,
Өске ягымда, тезелеп, йомырка пешә иде...
Күршеләр керә , кичләре күңелле үтә иде...
Байлык юк, тик кайнар чәем, барына да җитә иде.."

Кайнады да самоварым, бер мәлгә тынып калды:
"Хазер ничек, яшисең соң ?" - дип миңа сорау салды.
"Хазер бар да бар, өйләрдә, газлар яна, тамак тук,
Өстәлләрдә самовар юк, йөрәкләрдә җылы юк...

Хәзер кешеләр күршегә, ни өчендер, кермиләр,
Күберәге, күршесендә кем яшәвен белмиләр...
Җаннарыбыз яшеренгән, яхшы туннарга төреп...
Бикләнгәнбез ... чоландагы,иске самовар кебек...

Менә шулай яшибез!"-дип самоварга күз аттым...
- Бар, дусларны чакыр!-диде,
Самоварны яңарттым...
Просмотров: 160 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar