menu
person

08:58
Тәбрик итәбез!
Күгәрчен авылының хөрмәтле гүзәл затлары!

Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез.
Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

Котлы булсын бәйрәмебез.
Бәйрәм белән "Ак калфак" фольклор ансамбле котлый.



Просмотров: 114 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar