12:30 "Тукай яши безнең күңелләрдә” | |
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Тукай үлгәндә бит аңа барлыгы егерме җиде яшь кенә була. Әмма, заманының һәм шәхси тормышының фаҗигале, искиткеч авыр булуына карамастан, шагыйрь иҗат утында янып яшәгән, үзе «ярты төш» дип атаган кыска гына гомерендә дә милли поэзиянең классик әсәрләрен тудырган; аның иҗаты — татар классик әдәбияты ирешкән идея-художество югарылыгының матур үрнәге. Күгәрчен авыл мәдәният йортында "Тукай яши безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды.Гомерен татар теленә, әдәбиятенә,тарихына багышлаган ветеран укытучы Нигъматулла Хамидулла улы шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырып үтте. Чарада катнашучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм аңа багышлап язылган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар. Ахырда бергәләп "Туган тел" җырын башкардык. Тукай иҗатында аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә – бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә Тукай безгә һәрчак бик якын. | |
|
Всего комментариев: 0 | |