08:48 “Бер күрешү үзе бер гомер” | |
| Киләчәкне алдан белеп булмый, Кем гомере кайчан өзелер. Исәнлектә күбрәк күрешәек, Бер күрешү үзе бер гомер! Күгәрчен авыл мәдәният йортында үткән кичәнең икенче өлеше “Бер күрешү үзе бер гомер” дип аталды. Чыннан да хәзер күрешүләр бик сирәк, шуңа күрә без өлкән буын кешеләрен әз генә күрешеп, сөйләшеп, элекке җырларны искә алыйк дип җыр сөючеләрне бәйрәмгә чакырдык. Татар халкы үзенең табигате, тумышы белән җырга-моңга гашыйк. Безнең шөкер итәрлегебез бар-әле ярый язмыш җырдан-моңнан аермаган. Бу очсыз-кырыйсыз мәңгелектә-хисапсыз борчу-мәшәкатьләре, кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-шатлыклары белән тулы җир йөзендә без ялгыз түгел. Җаннарны бер тынычландырасы килсә, күңелләрне юатырдай җырларыбыз-яныбызда гына, гел безнең белән. Халыкларның җаны ул-моң диләр, Моң диләр дә бездә,җыр диләр. Өзгәләсә,телсә бәгырьләрне - Татар җыры әнә шул диләр,-дип язган бөек шагыйребез Г.Тукай. Бәйрәмне “ Ак калфак” ансамбле матур җырлары белән башлап җибәрде, килгән апай-абыйлар үзләренең яшьлек хатирәләре, яратып җырлаган җырлары белән бүлештеләр. Бергәләшеп баян моңына кушылып яшьлек җырлары: “Бүләк”, “Картая мени соң йөрәк”, “Чыгарсыңмы каршы алырга”,“Сагыну”, “Утыр әле яннарыма”, “Җидегән чишмә”, “Күл буена килсәң иде”, “Ай былбылым”, “Күбәләк”, “Беренче мөхәббәт”, “Сарман буйлары” һәм башка җырларны җырлап күңелле ял иттеләр. Бәйрәмебезне музыкаль яктан Күгәрчен авылында туып үсеп Морак авылында яшәүче оста баянчы Дәмин (Дмитрий) Камалеев бизәде. Җырлый-җырлый, уйный-уйный Бәйрәм итик гел бергә. Безнең бәйрәм гөрләп шулай Истә калсын күңелдә. | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |


