menu
person

09:16
"Каз өмәсе гөрли авылларда"
Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.

Каз өмәсе гөрли авылларда.

Каз өмәсе- халкыбызның бик үзенчәлекле йоласы. Татар халкының әллә никадәр рухи байлыгын үзенә туплаган иң матур бәйрәмнәрнең берсе ул .Күгәрчен авылында "Ак калфак" фольклор ансамбле кызлары татар халкының иң матур йоласын тергезделәр. Бергә җыелып әби-бабаларыбыздан калган йола-гадәтне кабат искә төшерде, бер гаилә булып каз йолкыды, сөйләшеп, гапьләшеп күңел ачты, халкыбызның яраткан җырларын җырлап күңелле, истәлекле мизгелләр кичерделәр.

Бала итәкле күлмәкләре өстеннән пальто-курткаларын киеп, матур калфакларын киеп урамга чыктылар. Иңнәрендәге көянтәләргә бер-бер артлы йоннары йолкынган, эчәк-бавырлары алынган чиста, матур каз түшкәләрен асып су буена юл тоттылар. Мондый вакытта җыр сузмыйча гына буламы?

Тагын бер матур гореф-гадәт- каз юарга баручылар алдыннан киләсе елга да казлар, үрдәкләр күп булып үссеннәр, дип елгага төшә торган сукмакка каурый сиптеләр.

Просмотров: 24 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar