menu
person

20:19
"Җәннәт әниләрнең аяк астында"
Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Безгә тормыш бүләк иткән, йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Әниләр көне уңаеннан "Җәннәт әниләрнең аяк астында" дип исемләнгән бәйрәм концеры булып үтте.
Тамашачылар балаларның "Нәни йолдызлар" ансамбле, "Күгәрчен кызлары", "Ләйсән" ,"Ак калфак" ансамбле кызларының чыгышларын көчле алкышларга күмде.

Бәйрәмебезне музыкаль яктан баянчыбыз Шәүкәт Әхәт улы Шарипов бизәде.

Кадерле әниләр! 🌷🌷🌷
Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез.
Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!

Просмотров: 23 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar