09:07 "Сәнгать төнендә" | |
| Матурлыкны күрә белү, соклануны Аллаһыбыз күпләребезнең күңеленә салган. Тик матурлыкны тудыра белү сәләте - икенчерәк нәрсә. Анысын аерым кешеләргә бирүне Ходай хәл иткән. Кемдер аш-суга оста була, кемдер кул эшләренә оста була, агач кырып төрле сыннар,бизәкләр ясый, матурлык тудыра, кемдер тимерне буйсындырып сокландыра, Ә кемнеңдер сугщылган паласы, чигелгән, тегелгән, бәйләнгән әйберләре нәфислеге белән күңелләрне били. Күгәрчен авыл мәдәният йортында үткәрелгән "Сәнгать төнендә" шундый осталар чакырылган иде. Фәрит Гариф улы үзенең фанерадан эшләгән эшләре, Зөлфия Ниязбәк кызы палас сугу серләрен, Гөлкәй Кәрим кызы бисердан эшләгән эшләре, Зөлфирә Самат кызы алмаз мазаикасыннан эшләгән картиналары, чигү эшләре белән таныштырды. Бер акыл иясе әйткән бит: “Дөньяны матурлык коткара”. Авылыбыз кешеләренең уңганлыгына,югары зәвыклы кул эшләренә сокланырлык! | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |




