menu
person

10:07
Спорт ярышлары үтте
Күгәрчен авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елына арнап спорт ярышлары үтте. Спорт сөючеләр, хәрби патриотик тәрбия бирү эшендә әүдем катнашучылар җыелып бильярд, теннис, шашка, шахматчылар үз ара көч сынашты. Матур чарага "Ак калфак" ансамбле ямь өстәде.

Һәр яклап авылдашларына, мәдәният йортына,хәрби хәрәкәттә булучыларга ярдәм күрсәтеп торган авылдашыбыз Халитов Риф Рәшит улы спонсор булды.

Риф Рәшит улының күркәм юбилее уңаеннан Күгәрчен район хакимияте Искужин Марат Сәлим улының Рәхмәт хаты тапшырылды. Исәнлек,гаиләсенә иминлек, эшләрендә уңышлар телибез.

Просмотров: 38 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar