
Күгәрчен авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елына арнап спорт ярышлары үтте. Спорт сөючеләр, хәрби патриотик тәрбия бирү эшендә әүдем катнашучылар җыелып бильярд, теннис, шашка, шахматчылар үз ара көч сынашты. Матур чарага "Ак калфак" ансамбле ямь өстәде.