07:26 "Умырзая" татар халык театры | |
| 🎭 Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында Күгәрчен авыл мәдәният йортында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга лаек. 2012 нче елда мәдәният йортыбызның татар театры зур уңышка иреште. Театрыбызга "Халык театры" исеме бирелде. Театрның йөзек кашлары- артислар. Безнең авылның артисларына килгәндә исә, алар теләсә кайсы театр сәхнәсен бизәрлек.Үз сәләтләре белән һәр рольне тормышка якынайтучы алар. Әйе, безнең Күгәрчен халкы дәртле һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Шуңа күрә халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар. Һәр елдагыча Яңа ел бәйрәмнәре үткәч театр яңа спектакль өстендә эшли башлый. Быелгы елны Россия Президенты Владимир Путин «Россия халыклары бердәмлеге елы» , Башкортостан башлыгы Радий Хабиров "Зур, тату гаилә елы" дип игълан итәргә тәкъдим иткәч икесенә дә туры килерлек итеп Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен сайладык. Спектакльдә бик күп еллар катнашучылар да, беренчегә үзен сынап карарга теләүчеләр дә катнашачак. Авылыбызның театр артистларына иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләп, бу зур эшне башкарып чыгуларын теләп калабыз. Аларны яратып, хөрмәт итеп, яңа спектакльләрне көтеп торучы тамашачыларга да зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |

