menu
person

13:10
"Белгән өйрәтә, белмәгән өйрәнә"
Бүгенге кунагыбыз гади генә агачтан матур сыннар ясаучы Хайбуллин Илдар Әхтәм улы.

Илдар абый бу һөнәргә ниндидер махсус уку йортлары да тәмамламаган, ә үзлегеннән өйрәнеп, гади генә агачны сәнгать әсәренә әйләндерә дә куя.
- "Кечкенә чакта ук агачтан әйберләр ясарга яраттым, мәктәптә укыганда дәрес вакытында кулымда гел пластилин булыр иде, я аю, я тиен әвәләп куяр идем" - дип хәтерли ул. Шуннан инде агачтан ясап карый. Усак, юкә, тирәк, каен агачларын куллана. Пычкы белән формага китереп, киселгән йөзне өтерге белән кирәкле кыяфәткә китерә.Ә буяр өчен инде лаклар, буяулар күп хәзер.

Җирдә аунап яткан ачач кисәген кулына ала да: "Менә бу елан була, менә мынсыннан бер тиен төшеп киләчәк,ә мында бер тиен чикләвек ашап утырачак"- дип сөйләгәндә без әкият тыңлаган кебек тыңлап утыра торган идек. Бер ике атна үтүгә ул инде эшләп, лаклап та куя. Ничәләп сын ясагандыр, хәтерләми. Күбесен бүләк итергә ярата.

Театрыбыз халык исеме алгач материал алып сәхнәгә табигать күренешен төшерергә булдык. Үзебезнең кулдан килмәгәнен аңлагач Илдар абыйга ярдәм сорап бардым. Бер көн дә искиткеч итеп ясап та куйды. Спектаклләрдә генә түгел, һәр бер бәйрәмдә сәхнәбезне бизәп тора. Илдар абый оста баянчы да. Тормыш иптәше Зөлфия җиңгәй дә Илдар абыйдан калышмый. Ишек алларын ничек кенә бизәп бетми, кул эшләренә дә бик оста. Менә шундый тырыш, эш сөючән кешеләр яши Күгәрчен авылында. Тигезлектә, исәнлектә яшәргә язсын сезгә.




Просмотров: 20 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar