menu
person

Илдар абый бу һөнәргә ниндидер махсус уку йортлары да тәмамламаган, ә үзлегеннән өйрәнеп, гади генә агачны сәнгать әсәренә әйләндерә дә куя. - "Кечкенә чакта ук агачтан әйберләр ясарга яраттым, мәктәптә укыганда дәрес вакытында кулымда гел пластилин булыр иде, я аю, я тиен әвәләп куяр идем" - дип хәтерли ул. Шуннан инде агачтан ясап карый. Усак, юкә, тирәк, каен агачларын куллана. Пычкы белән формага китереп, киселгән йөзне өтерге белән кирәкле кыяфәткә китерә.Ә буяр өчен инде лаклар, буяулар күп хәзер.
Просмотров: 41 | Добавил: РФ | Дата: 22.01.2026 | Комментарии (0)