menu
person

17:05
Бердәмлек — ул җәмгыятьнең төп нигезе
Рәсәй Федерациясенең Президенты Владимир Владимирович Путин Указы буенча 2026 ел Рәсәйдә Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Башкортостан республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хабиров указы буенча республикабызда Зур һәм тату гаилә елы дип иглан ителде.

Бердәмлек — ул җәмгыятьнең төп нигезе, ә гаилә — һәр кешенең тормышында иң кадерле терәк. Халыклар бердәмлеге елы һәм Зур тату гаилә елы кысаларында без бер-беребезгә карата хөрмәт, аңлашу һәм ярдәмчеллек кебек кыйммәтләрне тагын да ныграк тоябыз.

Гаиләдә татулык, мәхәббәт һәм үзара ярдәм булганда гына көчле җәмгыять формалаша. Олы буынның тәҗрибәсе, ата-ананың игътибары һәм балаларның шат авазлары — болар барысы да зур һәм тату гаиләнең аерылгысыз өлеше. Бердәм гаиләләр — илебезнең киләчәге, рухи байлыгы һәм тотрыклы үсеш нигезе.
Бу еллар безне берләшергә, милли традицияләрне сакларга, гаилә кыйммәтләрен буыннан-буынга тапшырырга өнди. Бердәмлек һәм гаилә татулыгын саклап, без якты киләчәккә ышаныч белән атлыйбыз.

6 нчы февраль көнне Күгәрчен күптармаклы авыл клубында "Аек авыл" конкурсы чикләрендә халыклар бердәмлеге һәм зур тату гаилә елын ачу тантанасы булып үтте. Концерт Рәсәй һәм Башкортостан гимны белән башланып китте. Күгәрчен авыл биләмәсендәге төрле милләт халыклары : татарлар, башкортлар, руслар, чувашлар катнашты. Күгәрчен клубының “Ләйсән”, “Ак калфак”, “Күгәрчен кызлары”, балаларның “Нәни йолдызлар” ансабләренең, районнан килгән авылыбыз егете Дәмин Камалеевның, авылыбыз кияүе Нәгим Нуримановның, авылыбыз килене Шәйрә Әлимгужинаның, Мәксют авылыннан оста баянчы Рим Абубакировның, Сюрбай вокаль ансамбленең, Света Фахретдинованың дәртле, төрле телдәге туган ил, авыл турындагы, патриотик җырлардан торган концерт тамашачының күңелен яулады. Халык бик ошатты, артистларны басып алкышлады.

Концертны музыкаль яктан баянист егетебез Дәмин Камалеев бизәде.

Катнашкан үзешчәннәребезгә, килгән тамашачыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, алдагы чараларыбызда да көтеп калабыз! Гаилә коты сезне һич кайчан да ташламасын, гаиләләрегез тату һәм ныклы, күгебез аяз, милләт-ара татулык булсын. Быелгы ел тынычлыгы белән килсен дип телибез.

Просмотров: 35 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar