menu
person

10:16
"Бриллиант туй"
Әгәр, дустым, безнең авыл,
Ник шулай матур дисәң,
Серен әйтәм — авыл матур,
Таһир, Зөһрәләр белән!

Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә", - дигән бер акыл иясе. Шөкер, авылыбызда озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр бик күп.

Авыл мәдәният йортында "Бриллиант туй" белән котлау чарасы үтте.

Күгәрчен авылында бәләкәйдән күрше генә үскән Әхәт абый белән Шәмсия апайларның бергә гаилә корып яшәүләренә 60 ел. Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бер-берсенең җан җылысын тоеп, тату гаиләдә 2 баһадирдай ул, 3 кыз тәрбияләп үстереп, оныкларның уңышларына куанып, аларга үрнәк булып торалар.
"60 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә?" дигән сорауга алар бертавыштан: "Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, киңәшләшеп яшәүдә", - дип җавап бирделәр.

Әйе, 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Аларга балалары, оныклары гына түгел, без тирә-юньдәгеләр дә сокланып карыйбыз. Авылда аларны хөрмәт итмәгән кеше юк.

Бәйрәмне “ Ак калфак” ансамбле "Тату гаилә "җыры белән башлап җибәрде. Һәм барсы да үзләренең теләкләрен әйтеп, матур җырларын бүләк иттеләр. Юбилярларны авыл хакимияте башлыгы Айрат Әхәт улы котлап бүләк тапшырды.

Шәмсия апай бик күп еллар "Ак калфаклар " фольклор ансамблендә йөрде, бүгенге көндә дә чараларда катнашырга тырыша.

Бәйрәмдә үзенең кул эшләренең күргәзмәсен дә оештырды.

Бергәләшеп баян моңына кушылып яшьлек җырлары : - “Картая мени соң йөрәк”, “Чыгарсыңмы каршы алырга”, “Сагыну”, “Беренче мөхәббәт” һәм башка җырларны җырлап күңелле ял иттеләр. Бәйрәмебезне музыкаль яктан Шәүкәт Шарипов бизәде.

Еллар сукмагыннан горур атлап,
Сикәлтәле юлдан абынмый,
60 ел бергә гомер үтеп киткән,
Ару-талулар да тоелмый.

Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу парлар. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган.

Хөрмәтле юбилярлар!
Тагын бик күп еллар тигезлектә балаларыгызны,оныкларыгызны куандырып яшәргә язсын әле сезгә.

Просмотров: 7 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar