menu
person

14:02
"Дуслык бәйрәме"
Күгәрчендә "Аек авыл" конкурсы чикләрендә "Дуслык бәйрәме" күгәрченнәрдәй гөрләшеп үтте.

Дуслык бәйрәме - ул күпмилләтле төрле милләт кешеләрен берләштерүче, араларда татулык, үзара аңлашу һәм хөрмәтне ныгытучы иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Башкортостаныбыз күпмилләтле республика буларак, мондый бәйрәм нәкъ менә шул бердәмлекнең, татулыкның символы булып тора.

Дуслык бәйрәмендә төрле милләтләрнең җырлары яңгырады, биюләре башкарылды. Татар, рус, башкорт,мордва, мари, чуваш көйләренә халык рәхәтләнеп хоровод биеде. Кышкы ярминкә дә оештырылды.
Бәйрәмгә "Аек авыл" конкурсында катнашучы күрше Зианчура районы Өмбәт авылының вәкилләре дә катнашты.

Өстәлләрдә җиз самоварлар җырлап утырды, өстәлләр милли рызыклардан сыгылып торды. Бәйрәмгә үз өлешләрен керткән авылдашларга, кунакларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Дуслык бәйрәме – ул чын мәгънәсендә халыкларны берләштерүче күпер булды.

Просмотров: 24 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar