16:53 Әфган сугышының тарихы | |
| Әфган сугышы (1979-1989) - Совет гаскәрләренең Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләре. Ул 9 ел 1 ай 19 көн дәвам иткә. 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга. Бу көн Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләнә . 2026 елның 15 нче февралендә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 37ел тулды. Күгәрчен авылының бик күп егетләре Әфганстанда хезмәт иткән һәм батырлыклар күрсәткән . Халитов Ильдус Минибай улы Халитов Фаиз Гафур улы Вагапов Гафур Барый улы Курбанаев Зиннур Шамиль улы Валитов Рифүль Ислам улы Хайбуллин Мансур Минимулла улы Курбанаев Фәнис Хисмәт улы Валитов Сабирьян Нариман улы. Күгәрчен авыл клубында балаларга Әфган сугышының кыскача тарихын, ул яуда танылган солдатлары, күрсәткән батырлыклары турында сөйләп Әфган сугышы турындагы видио тасмалар күрсәтелде. Чара яшь буынның үсешенә, үз иле өчен горурлыкка, ватандашларга карата хөрмәткә, үз тарихын истә тоту һәм хөрмәт итүгә багышланды. | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |

