menu
person

17:03
“Күгәрчен паласлары”
Паласлары бигрәк матур
Асалы,буйлылары
Гомер буе саклансыннар
Халкымның йолалары.

Кул эшләренең барлык нечкәлекләрен белгән осталарның эш тәҗрибәләре белән уртаклашуы, киләчәк буынга мирас итеп калдыруы һәм милли мәдәниятне үстерү максатында Күгәрчен авылы халкы “Аек авыл” конкурсы чикләрендә “Белгән-өйрәтә, белмәгән өйрәнә” дигән проект өстендә эш алып бара. 20 нче гыйнвар көнне авыл клубында палас сугу буенча осталык дәресе булып үтте. Палас сугу - халкыбызның борынгы шөгелләренең берсе.

Элек Күгәрченгә яучы җибәрүчеләр яхшы белгән: аларда буй җиткән кызлар бирнә өчен палас та әзерли. Килен булып төшәчәк нигезенә гомер буе бер ямь биреп торачак, тузуның ни икәнен белмәячәк паласлар! Ә аннан кибетләргә фабрикаларда тукылган келәмнәр кайта башлаган, һәм борынгыдан килгән бу һөнәр кинәт кенә кирәксезгә әйләнгән. Станнар чормаларга күчкән, буяулар – караңгы почмакларга, җепләр – сандыкның төбенәрәк...

Тик күз нуры һәм җан җылысы кушып суккан паласлар барыбер башка шул алар! Кибет тулы келәм әнә, ә күңел барыбер боларына күбрәк тартыла. Тик инде бу эшнең тәртибен, җаен белгән осталар гына авылда бик аз калып бара. Бармак белән санарлык кына... Зөлфия апай Хайбуллина – шуларның берсе. Бик күп еллар балаларга белем биреп хаклы ялга чыккач, әнисеннән өйрәнеп калган палас сугу һөнәрен кабат исенә төшереп, җиңел генә станок сатып ала ул. Тәүдә үзенә, аннан балаларына, бүгенге көндә тугызынчы оныгына суга. Әмма шәкерте булмаган остаз остаз мени ул?!

Зөлфия апай бүген безгә палас сугуның барлык серләрен дә өйрәтергә өлгерде. Бәйрәмгә “Ак калфаклар” ансамбленең “Күгәрчен паласлары” җыры, Рәзилә апай Искандарованың палас турындагы шигыре ямь өстәде.

Милли мәдәниятебезне үстерүгә бар күңелен салган Зөлфия апай Хайбуллина олы ихтирамга лаек.




Просмотров: 19 | Добавил: РФ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar