13:57 Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел | |
| 15 нче февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел. "Аек авыл" конкурсы чикләрендә без Җәлилнең туган туфрагында: Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылына сәяхәт кылдык. Киң Оренбург далалары аша узган юл безне Шарлык районының Мостафа авылына алып килде. Борынгы татар авылы үзенең тынычлыгы, киң сулышлы табигате белән каршы алды. Күз алдында гына бөек шагыйрьнең "кече Ватаны" гәүдәләнде — нәкъ менә шушы туфракта кечкенә Муса тәпи баскан, малайлар белән урам уеннары уйнаган . Музейга керү белән безне татар интеллигенциясе мохите кочагына алды. Экспозиция заманча һәм бай итеп бизәлгән. Музей 2013 елда яңартылып ачылган, һәм ул чын мәгънәсендә мемориаль комплекс статусын алган. Экскурсияне музей хезмәткәре Н. Губайдуллина алып барды. Аның салмак, тигез тавышы аша без Муса Җәлилнең тормышы, аның ялкынлы шигырьләре белән таныштык. Музейның дүрт залы шагыйрь тормышының төрле чорларын ача: Беренче зал "Шагыйрьнең балачагы һәм яшьлеге" дип атала. Монда XVIII гасырда Мостафа авылына нигез салучылар, Җәлил гаиләсе, аның балачак чоры күрсәтелгән . Стендларда Мусаның кечкенә чагындагы, яшьлек елларындагы фотолары — үткен, кыю карашлы малай безгә карый иде . Икенче зал — "Муса Җәлил иҗатында кызыл чор". Революция, Гражданнар сугышы, Оренбургта һәм Казанда укыган еллар — шагыйрьнең формалашу чоры . Өченче зал сугышка кадәрге чорны, Мәскәү һәм Казанда иҗат чәчәк аткан вакытларны чагылдыра . Дүртенче зал — "Үлемсезлеккә юл". Иң тетрәндергеч зал. Фронт, фашист төрмәләрендәге көрәш, Моабит дәфтәрләре... Татар егетләренең үлемне елмаеп, җырлап каршы алулары турында сөйләгәндә, тамак төбенә төер тыгыла, күзләргә яшь килә . Интерактив экранда Муса Җәлилнең "Төрмәдә төш" шигыре буенча эшләнгән видеоязма күрсәтелде. Әйтерсең лә, шагыйрь үзе безнең белән сөйләшә: матур, чиста тавыш йөрәкләрне телгәли. Йөрәк тетрәндергеч тәэсир. Бу сәяхәт һәрберебез өчен зур мәртәбә иде. Үз милләтеңнең батыр улы турында күбрәк белү, аның рухын тою, яшәгән җирен күрү — барысы да күңелдә онытылмас эз калдырды. Мостафа авылыннан кайтырга чыккач аның "Җырларым" шигырендәге юллар искә төште: Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла . Бу юллар — шагыйрьнең үлемсезлегенә, аның рухи ныклыгына тагын бер дәлил. Без, экскурсиягә баручылар, бу сәяхәттән яңа мәгълүматлар гына түгел, ә йөрәкләргә уелып калырлык тәэсирләр алып кайттык. Муса Җәлил мирасы — безнең өчен изге аманат. | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |







