09:37 “Әбиемнең серле сандыгы” | |
| Әбием сандыгы- безне үткәннәр, әби-бабаларыбызның яшьлеге белән бәйли торган тема. Безнең ата-бабаларыбызга сандык нәрсә өчен кирәк булган соң? Анда нәрсә сакланган? 27 февраль көнне Күгәрчен авыл клубының “Ак калфаклар” фольклор ансамбле балалар татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен белеп үссеннәр дигән ният белән “Ләйсән” балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы” дигән бәйрәм үткәрде. Балалар “Серле сандык” турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Соңыннан балалар белән халкыбызның элекке уеннарын уйнадык. Мондый чаралар балалар күңелендә гомерлек эз калдырыр, алар әби-бабайларының куллары тигән әйберләрне күреп, аларның кадерен белергә өйрәнер дип өметләнәбез. | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |



