12:34 "Коеп куйган фәрештә" | |
| Елаткан да, юаткан да, көлдергән дә - могҗизалы театр. Күңелләрне сафландыручы, яшәүгә көч- көдрәт өстәүче, илһам бирүче дөнья ул. 27 нче февраль көнне Күгәрчен күптармаклы авыл клубында район мәдәният йортының "Назлыелга" халык театры Күгәрчен авыл биләмәсе халкына Эсфир Ягудинның "Коеп куйган фәрештә" комедиясен тәкъдим итте. Ш. Худайбердин премия лауреаты, режиссёр Фәимә Акъюлова җитәкләгән театр артислары бик уңышлы чыгыш ясады. Артислар Айгөл Махмутова , Мөнирә Тухватуллина, Нияз Ишемгулов, Ришат Фаттахов һәр берсе үз рольләрен йөрәге аша үткәреп, күңелен биреп уйнады. Тамашачылар рәхмәт сүзләре әйтеп таралды. Театр коллективына чын күңелдән иҗади уңышлар, зур җиңүләр телибез. | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |

